Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов язылучыларыннан дала лачыны балаларына исем сайлауда ярдәм итүне сорады
Татарстанда соңгы 50 елда беренче мәртәбә лачыннарның сирәк төре булган дала лачынының балалары дөньяга килде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында язылучыларына кош балаларына исемнәр уйларга тәкъдим итте.
Миңнеханов сүзләренчә, ике кош баласы туган – берсе ата кош, икенчесе ана кош. Хәзер алар ясалма ояда һәм көч җыялар. Бер атнадан кошларны иреккә чыгарырга ниятлиләр.
«Ә әлегә дала лачыннарына исемнәр уйлап табарга кирәк. Сезнең вариантларны көтәм. Ничек әйтсәгез, шулай атарбыз», - дигән Татарстан Рәисе.
Исегезгә төшерәбез, дала лачынының Идел-Кама популяциясен торгызу проекты «СИБУР» компаниясе һәм Россия Табигать министрлыгы грантлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Инициатива «Экологик иминлек» милли проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз