Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Киров өлкәсе арасында хезмәттәшлек инде күп еллар үсештә
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе Сабан туенда Татарстанның Киров өлкәсе белән хезмәттәшлеге инде күп еллар үсеш кичерүен әйтте.
«Ике төбәк тә - уртак яклары күп булган ышанычлы һәм җаваплы партнерлар», - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Рәисе кунакларны сәламләде һәм оештыручыларга бәйрәмне үткәргәннәре өчен рәхмәт әйтте.
Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов белән бергә Татарстанның Балтач районы әзерләгән татар утарында булды. Биредә татар авылының көнкүреше тәкъдим ителгән иде: декоратив бизәлешле агач йорт, мунча, кое, остаханә. Кунаклар һөнәр осталары күргәзмәсе белән танышты, мичтә пешкән коймаклардан авыз итте.
Киров өлкәсе утарында кунакларга төбәктә яшәүче халыкларның мәдәнияте турында да сөйләделәр.
Миңнеханов һәм Соколов ике төбәк арасында чикләр билгеләү турында килешү имзалады, соңрак Сабан туе мәйданында концерт программасын, милли уеннарны, ат чабышларын карады.
Моннан тыш, Малмыж районына сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Приор» производствосында булды, ул авыл хуҗалыгы өчен металл конструкцияләр һәм вентиляция җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә.
Предприятие җитәкчесе Рәшит Хәлиуллин Татарстан аграрийлары, аерым алганда, Теләче һәм Алексеевск районнары фермерлары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз