news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» фестиваленнән фото күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» фестиваленнән фото күрсәтте
Фото: Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» фестиваленнән фотоны телеграм-каналына куйды. Тамаша бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында уза.

Фестиваль быел 24нче тапкыр үткәрелә. Концертта 20дән артык артист чыгыш ясаячак. Концертны Айрат Ильясов, Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев алып бара. Артистлардан беренче булып сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев чыкты, дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесе.

  • «Татар җыры»ның беренче фестивале 1999 елда биш көн дәвамында Камал исемендәге театрда булды. 2023 елда фестиваль Мәскәүдә - 11, ә Уфада - 8 тапкыр узды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100