news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры» тамашасы башланды

Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры» тамашасы башланды
Фото: © "Татар-информ", Гөлүзә Ибраһимова

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры» фестивале башланды. Залда тамашачылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бар.

Тамашачыларны «Барс-Медиа» компанияләр группасы директорлар советы рәисе Камил Гәрәев сәламләде. «Һәр фестиваль – иҗат нәтиҗәсе. Танылган артистлар да, яшь җырчылар да сәхнәдән чыгыш ясар. Матур җыр, матур көй, татар җыры булыр», – диде ул.

Фестиваль быел 24нче тапкыр үткәрелә. Концертта 20дән артык артист чыгыш ясаячак. Концертны Айрат Ильясов, Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев алып бара.

Артистлардан беренче булып сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев чыкты.

  • «Татар җыры»ның беренче фестивале 1999 елда биш көн дәвамында Камал исемендәге театрда булды. 2023 елда фестиваль Мәскәүдә - 11, ә Уфада - 8 тапкыр узды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100