news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә рәхмәт белдерде: Бергә булыйк, дус булыйк!

Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә рәхмәт белдерде: Бергә булыйк, дус булыйк!
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының пленар утырышы узды. Анда Россиянең 59 төбәгеннән һәм 10 чит илдән килгән 400 татар эшмәкәре, Россия Федерациясе төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкилләре, республиканың район һәм шәһәр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Рәисе үз чыгышында барлык форумда катнашкан эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Сез татарлыгыгызны, телебезне, динебезне, Республикабыз белән элемтәне саклауда зур эш башкарасыз. Без сезгә бик рәхмәтле, мондый очрашулар – безнең өчен шатлык! Бергә булыйк, дус булыйк!», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов барлык эшмәкәрләргә дә сәламәтлек теләде.

«Һәммәгезгә исәнлек-саулык телим! Дөньялар җиңел түгел, ләкин бергә булганда, авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, монда бернинди дә шик юк. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек бирсен, исәнлек булса, калганын барсын да булдырабыз», – дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot