Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы тәмамланды: Казан – Татар дөньясының мәркәзе
Бүген Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең 59 төбәгеннән һәм 10 чит илдән килгән 400 татар эшмәкәре катнашты.
Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде. Ул, беренче чиратта, 2025 елда Татарстан Рәисен сайлау нәтиҗәләренең мөһимлеге турында әйтте.
«Узып баручы 2025 елның төп чараларының берсе – 14нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен сайлау булды. Республикабыз халкы Рөстәм Нургалиевичка үз ышанычын белдерде һәм аны яңадан Татарстан Республикасы Рәисе итеп сайлады. Ул 88 процент тавыш җыйды. Бу шул үк вакытта Россиядә сайланган 21 төбәк башлыгы арасында иң югары нәтиҗә булды. Бу Татарстан Рәисенең Россия төбәк җитәкчеләре арасында иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе булуын күрсәтә», – диде ул.
Васил Шәйхразыев катнашучыларны 2025 елда Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чаралар белән таныштырды.
«Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында уза торган Милләт Җыены быел 26-28 августта Казан шәһәрендә «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында үтте. Һәрбер татар кешесе өчен Татарстан – тарихи, рухи Ватан, таяну ноктасы, ә Казан – татар дөньясының мәркәзе. Бу тарихи чарада Россия Федерациясенең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән килгән 1 мең вәкил катнашты», – дип искәртте Шәйхразыев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз