news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне уңаеннан социаль челтәрдә кызыклы видео куйган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Рус теле көне һәм шагыйрь Александр Пушкинның туган көне белән котлады. Ул Телеграм-каналында шаяртулы видеоролик куйган. Анда рус теле тарихы турында кыскача сөйләнә.

Видеода балалар төркеме экскурсиядә йөри һәм заманча сленгта үзара сөйләшеп, Пушкин портретын карый. Кыз үзенең дусларына социаль челтәрдә видео куюы турында «запилила», «просто топчик, просто пушка», дип сөйли. Аның дусларының берсе Саша исемле малай Пушкин портреты янында тоткарлана, шуннан соң видео мультфильмга әверелә. Анда шагыйрь балага славян язуы, мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийдан алып язучы һәм тарихчы Николай Карамзинга кадәрге рус теле тарихы турында сөйли.

«Не топчик, а превосходно!» – ди малай Пушкин белән сөйләшүдән соң.

«Рус теле көне белән! Бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның туган көне белән!» – дип язган Миңнеханов ролик янына.

Шулай ук Татарстан Рәисе республикада яшәүчеләргә рәсми котлау юллады, анда ул «Пушкин ярдәмендә рус теленең байлыгы, күпкырлылыгы һәм аһәңлелеге ачылган, аның образлылыгы һәм электән килгән матурлыгы сакланган» дигән.

  • Рус теленә багышланган халыкара көн Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан 2010 елда гамәлгә куелган. Ул 6 июньдә, Пушкинның туган көнендә, билгеләп үтелә. Безнең илдә бәйрәм 2011 елда Россия дәүләт бәйрәме буларак гамәлгә куелган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100