news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм Пушкинның 224 еллыгы белән тәбрик итте

Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм Пушкинның 224 еллыгы белән тәбрик итте
https://rais.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рус теле көнен һәм А.С. Пушкинның тууына 224 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Без бу бәйрәмне традицион рәвештә даһи әдип Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә уздырабыз.

Аның әсәрләрендә рус теленең байлыгы, аһәңе, образлылыгы, камиллеге һәм чын матурлыгы күркәм чагылыш таба, халык сөйләменең, үзенчәлекле фольклорының зирәк, үткен гыйбарәләре гаҗәеп зур осталык белән нәфис әдәбият үрнәге югарылыгына күтәрелә.

Александр Сергеевич илебезнең күп кенә халыклары рухи мирасын бөтен нечкәлекләре белән өйрәнеп, алардан илһам алган. Шуңа да шагыйрьнең бай иҗаты Россия халыклары традицияләренә аваздаш, уртак Ватанга мәхәббәт, тарихи тамырларыбызга олы хөрмәт белән сугарылган. Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында аның күпкырлы эшчәнлегенең шушы сыйфаты турында аеруча зур ихтирам белән сөйлибез.

А.С. Пушкинның: «Намусым белән ант итәм, ни генә вәгъдә итсәләр дә, мин Ватанымны алыштырырга яисә Илаһ безгә насыйп иткән тарихтан үзгә тарихка ия булырга теләмәс идем», – дигән сүзләренең тирән мәгънәсе хәзерге чорда яңача ачыла. Без Россия халыкларының бай мирасы, ата-бабаларыбызның данлы тарихы белән горурланабыз һәм аларның лаеклы дәвамчылары булырга телибез.

Рус теле бүгенге көндә халыкара элемтәләрнең төрле өлкәләрендә хаклы төстә күренекле урын тота, «рус дөньясы»ның берләшүенә ярдәм итә. Ул, һичшиксез, төрле милләт вәкилләренең аралашуы, аңлашып яшәве, бер-берсенең асылына төшенүе өчен гаять мөһим чара булып тора, ә болар исә Туган илебездә тынычлыкны, татулыкны саклауга һәм ныгытуга ныклы нигез хезмәтен үти.

Бәйрәм мөбарәк булсын! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, игелекле омтылышлар һәм хәерле эшләр телим!» диелә текстта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100