news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасында катнашты
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасында катнашты, дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Путин тантанада Россия халкына ант китергәч, Конституция суды рәисе Валерий Зорькин Путинның Президент вазифасына керешкәнен игълан итте.

Аннары Россия Президенты чыгыш ясады. Сүзен ул илнең барлык төбәкләрендә яшәүче халыкка, махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт белдерүдән башлады. «Россия халкына хезмәт итү, илне саклау зур җаваплылык, мәртәбә, изге бурыч булуын аңлыйм. Элекке елларда эшемнең асылында шул ятты, эшчәнлегемнең мәгънәсе шунда иде. Киләчәктә дә Россия халкы куркынычсызлыгы, мәнфәгатьләре өстен торачагына ышандырам», – диде.

Владимир Путин Россияне ышанычлы партнер итеп күргән барлык илләр белән дә мөнәсәбәтләр кору өчен илнең ачык булуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100