news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россияне ышанычлы партнер итеп күргән илләр белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга әзербез

Россия аны ышанычлы һәм намуслы партнер итеп күргән барлык илләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне дәвам итәргә һәм ныгытырга әзер. Бу хакта инаугурация тантанасында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

«Без көнбатыш илләре белән сөйләшүдән баш тартмыйбыз. Сайлау алар кулында – Россия үсешен тоткарларга, илебезгә еллар буе басым ясаудан туктамаган агрессия сәясәтен дәвам итәргә телиләрме, яки хезмәттәшлек һәм тынычлыкка юл эзләргәме", - диде дәүләт башлыгы.

Ул ассызыклаганча, иминлек һәм стратегик тотрыклылыкка багышланган диалог мөмкин. Ләкин ул көч позициясеннән башка, тәкәбберлексез, бер-береңнең мәнфәгатьләрен хөрмәт итеп һәм тигез итеп алып барылырга тиеш.

РФ партнерлары белән бергә күпполяр дөнья тәртибен, тигез һәм бүленмәс куркынычсызлык системасын формалаштыру өстендә эшне дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100