news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Назрань шәһәрендәге хәтер һәм дан мемориалына чәчәкләр куйды

Рөстәм Миңнеханов Назрань шәһәрендәге хәтер һәм дан мемориалына чәчәкләр куйды
Фото: Лилия Галимова телеграм-каналыннан

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Назрань шәһәрендәге (Ингушетия Республикасы) Хәтер һәм дан мемориалына чәчәкләр куйды. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Иртән, рәсми чаралар башланыр алдыннан, ул (Рөстәм Миңнеханов - Т-и иск.) Назрань шәһәрендәге хәтер һәм дан мемориалына чәчәкләр салды. Комплекс Ингушетиянең истәлекле даталары һәм вакыйгаларына багышланган», - диелә хәбәрдә.

Искәртеп үтәбез, ТР Рәисе Ингушетиягә 29 майда Мәскәү вакыты белән 00.41 сәгатьтә килде. Сәфәр вакытында ул шулай ук сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куячак һәм Ингушетиянең уникаль мирасы саналган джейрах манаралары белән танышачак.

Элегрәк Миңнеханов Татарстан белән Ингушетиянең икътисадта, фәндә һәм мәдәнияттә уртак проектлар өчен зур потенциалы булуын әйткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot