Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан белән Ингушетиянең икътисадта уртак проектлар өчен потенциалы бар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан һәм Ингушетиянең икътисадта, фәндә һәм мәдәнияттә уртак проектлар өчен зур потенциалы бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикага эш сәфәре вакытында белдерде.
«Татарстан һәм Ингушетия икътисадта, фәндә һәм мәдәнияттә уртак проектлар өчен зур потенциалга ия. Бу визит хезмәттәшлек өчен яңа перспективалар ачар дип ышанам», - дип ТР Рәисенең сүзләрен китерә Ингушетия Республикасы Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Миңнеханов Ингушетиягә 29 майда Мәскәү вакыты белән 0:41 сәгатьтә очып килде. Татарстан Республикасы Рәисе республикада Хәтер һәм Дан мемориалында, җирле әйдәп баручы агросәнәгать предприятиеләрендә булыр, сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куяр дип планлаштырыла. Моннан тыш, Миңнеханов бизнес вәкилләре белән аралашачак һәм берничә инвестиция проекты турында фикер алышачак, шулай ук республикалар төп юнәлешләрдә тәҗрибә уртаклашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз