news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйков турында: Марат ышанычлы һәм төгәл кеше иде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хушлашу мәрасимендә сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның ышанычлы кеше булуын искә алды.

«Марат бик ышанычлы һәм төгәл кеше иде. Пандемия республика сәламәтлек саклау системасының ничек оештырылуын күрсәтте. Туганнары һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашам. Бу – зур югалту. Аны беркайчан да онытмаячакбыз», - дип искәртте ул.

Миңнеханов министрның балалары, хатыны һәм әтисенә теләктәшлек сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Президент Марат Наил улының республика һәм сәламәтлек саклау системасының патриоты булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100