news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлаштылар

Казанда сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлаштылар
Зилә Мөбәрәкшина

Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашу мәрасиме булды. Министрны соңгы юлга озатырга аның гаиләсе, хөкүмәт җитәкчеләре, хезмәттәшләре, якыннары килгән иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрны ышанычлы кеше булуын әйтте. «Безнең өчен зур югалту. Авыр туфрагы җиңел, рухы шат булсын. Бер дә көтелмәгәндә китеп барды. Хатыны, балаларының кайгысын уртаклашам», - диде ул.

«Зур кайгы. Язмыштан узмыш юк. Кешеләргә хезмәт итәбез, дибез. Бу төшенчә, беренче чиратта, медицина хезмәткәрләренә карата әйтелә. Бөтенебез өчен дә баш табиб булды. Хезмәте өчен рәхмәт. Бу үзе бер батырлык иде. Халыкка хезмәт итүнең иң асыл мәгънәсе. Аларга тынычлык та булмады, һәрвакыт хезмәттә булдылар. Без сине онытырга тиеш түгел», - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Хушлашу мәрасимен Татарстан Премьер-министры урынбасары - Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. «Ул эшләгән вакытта яңа поликлиникалар, хастаханәләр ачылды. Федераль, республикакүләм программалар тормышка ашырылды. Республика пандемияне җиңеп чыга алды. Ул һәрвакыт үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчән иде. Аның хәтере безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Якыннарына көч һәм сабырлык телибез», - дип билгеләп үтте ул.

«Ул кыска гомерендә дә бик күп эшләр башкарды. Без һәрвакыт элемтәдә тордык. Миңа киңәшләр бирә иде. Пандемия башлангач та, кешеләрнең гомерен саклап калу өчен тырышты. Махсус хәрби операция башлангач та, аның җитәкчелегендә күп табиблар эшкә кереште. Авыр ситуациядә дә оештыру эшенә сәләтле иде. Якыннарның кайгысын уртаклашам», - диде Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, бу Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсе өчен зур кайгы. «Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булды. Ул безгә бик якын дус, хезмәттәш булды», - диде ул.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Марат Садыйков белән бергә укыган елларын искә алды. «Безгә диплом биргән көнне әле дә хәтерлим. Җиденче хастаханәдә үзәк ачарга хыялландык, планнарыбыз зур иде», - диде ул.

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов Марат Садыйковның һәрчак туган ягын яратуын әйтте. «Ярдәм кирәкмиме дип, гел сорашып, белешеп торды. Якташлары да аны бик яратты. Марат Наилевич безгә җитмәячәк», - диде ул.

Мәрхүмне Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.

  • Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче чакырылышы депутаты булып сайланган (2009–2014). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышы депутаты булып сайланган (2014–2018).
  • 1996 елдан – 18нче хастаханәнең баш табибы урынбасары. 2000 елдан – онкология диспансеры, 2008 елдан – 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибы. 2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшләде. 29 гыйнварда Казанда вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100