Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов ковидка күмәк иммунитетны арттыру эшен көчәйтергә кушты
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына коронавируска коллектив иммунитетны арттыру буенча эшне көчәйтергә кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә белдерде.
«Бер атна эчендә авырулар саны 29 процентка артты. Күпләрнең ковидтан вакцина ясатуның чираттагы вакыты узды. Сәламәтлек саклау министрлыгына коллектив иммунитетны ныгыту буенча эшне активлаштырырга кирәк. Өстәвенә, уку елы якынлаша», – дип белдерде республика җитәкчесе.
Ул белдергәнчә, Роспотребнадзорга мәгариф учреждениеләрендә барлык кертелгән кагыйдәләрнең үтәлешен катгый рәвештә күзәтеп торырга кирәк.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ОРВИ билгеләре булган балалар һәм укытучылар белем бирү учреждениеләренә кертелмәскә тиеш булуын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз