Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Патяшина: ОРВИ билгеләре булган балалар һәм укытучылар дәресләргә кертелергә тиеш түгел
ОРВИ билгеләре булган балалар һәм укытучылар белем бирү учреждениеләренә кертелергә тиеш түгел. Бу чара җыелышларга йөрүче ата-аналарга да кагыла, дип хәбәр итте Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. Бу хакта ул бүген республиканың Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында әйтте.
Республиканың баш санитар табибы яңа уку елында көн саен «фильтр» эшләячәген искәртеп узды. Балаларга һәм укытучыларга мәктәпкә керер алдыннан тән температураларын үлчәтергә кирәк була. Авыруның аз гына билгеләре булса да, укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләрен кире өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр.
«Иртәнге фильтрлар – барлык уку йортлары өчен мәҗбүри санитар таләп. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тән температурасы күтәрелүдән тыш, ютәл, күзләр кызару, томау төшү дә авыруның беренче билгеләре булырга мөмкин. Бу да балаларны да, хезмәткәрләрне дә мәктәпкә кертмәү өчен сәбәп», – дип йомгак ясады Патяшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз