news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казахстан туризм һәм спорт министры Ермек Маржикпаев белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Казахстан туризм һәм спорт министры Ермек Маржикпаев белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан белән Казахстан арасында икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә бик җылы, тыгыз элемтәләр урнашты. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан туризм һәм спорт министры Ермек Маржикпаев белән очрашуда шулай дип белдерде.

«Безгә туризм һәм спорт буенча хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк», - диде республика җитәкчесе.

Маржикпаев 2024 ел башында Казанда үткән Киләчәк Уеннарында алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Киләчәк Уеннарыннан кайткан безнең делегация чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Турнирның реаль һәм виртуаль спортны берләштерә торган форматына бүген ихтыяҗ зур», - дип искәртте министр.

Элегрәк Миңнеханов Төркестан өлкәсе Акиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Акиме Нурлыбәк Налибаев белән очрашкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100