news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Казахстан - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе

Рөстәм Миңнеханов: Казахстан - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Казахстан Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе, республикаларның үзара хезмәттәшлеге җайга салынган. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркестан өлкәсе Акиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Акиме Нурлыбәк Налибаев белән очрашуда шулай дип белдерде, очрашу Казан Кремлендә узды.

«Даими нигездә төрле дәрәҗәдәге делегацияләр белән алмашабыз, ә ел башында Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Киләчәк Уеннарын ачуда катнашты», - дип сүзен дәвам итте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов кунакларга Татарстанга сәфәр кылганнары өчен рәхмәт белдерде - алар Казанга БРИКС+ илләре шәһәрләр халыкара форумында катнашу өчен килде. Ул шулай ук ике ил халыклары иминлегенә юнәлтелгән хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә дә ышаныч белдерде. Дархан Сатыбалды искәрткәнчә, Татарстан Казахстанда сәнәгать ягыннан алга киткән Россия төбәкләренең берсе буларак яхшы билгеле.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Без барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерергә әзер. Татарстанда авыл хуҗалыгы үсеш алган, Төркестан өлкәсендә дә әлеге тармакта зур эш алып барыла. Без агросәнәгать комплексы өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә алабыз», - диде кунак.

Кызылорда өлкәсе Акиме кыскача гына үз төбәге һәм икътисадның төп тармаклары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, төбәк хакимиятләре Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә зур потенциал барлыгын күрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100