news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Интертат» сайтының Россия рекорды куюына фикерен әйтте: Молодцы!

Рөстәм Миңнеханов «Интертат» сайтының Россия рекорды куюына фикерен әйтте: Молодцы!
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм "Интертат" сайты баш мөхәррире Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән
Фото: © "Татар-информ", Рәмис Латыйпов

«Интертат» сайты 2023 елда 1,35 миллион уникаль укучы җыеп, Россия рекордлар реестрына керде. Ягъни, ул - татар телле сайтлар арасында иң күп укучысы булганы һәм шулай ук Россиядә милли телләрдә чыга торган сайтлар арасында да иң күп укылышлысы.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов бу мәгълүматны журналистлар белән очрашу вакытында Рөстәм Миңнехановка җиткерде. Татарстан Рәисе бу рекордның нечкәлекләрен – ничек һәм нинди категорияләрдә ачыклануын сорашты, аннары: «Молодцы», – дип бәяләде.

«Татарча укучылар аз, татар телле сайтлар күп җыя алмый, 300 меңнән дә артык булмый дигән фаразлар булган иде, безнең сайт 1 миллион 300 мең җыйды», дигәч, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Ул – дошманнар сүзе, сез андыйларга игътибар итмәгез», – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100