news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интертат «Интеррекорд» халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына керде

Интертат «Интеррекорд» халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына керде
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

«Интертат» сайты «татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына кертелде.

«Россиядә татар телендәге иң күп укыла торган сайт - елына 1 350 000 уникаль укучысы булган «Интертат» сайты. Баш мөхәррир - Рәмис Латыйпов», - дип теркәде «Интеррекорд» (INTERRECORD) Халыкара рекордлар китабы. «Интеррекорд» - Евразиядәге дөнья рекордлары һәм казанышлары терки торган иң зур агентлык - Гиннессның рекордлар китабының беренче халыкара рус телле альтернативасы. Аның штаб-квартирасы Прагада.

«Яндекс.Метрика мәгълүматлары буенча, соңгы елда «Интертат» бик зур - 1 миллион 350 мең уникаль кулланучылар китерә һәм 18,1 миллион карауга ирешә алды. Бу саннар «Интертат»ның татар телле аудитория өчен ышанычлы мәгълүмат чарасы булуына шик тудырмый. liveinternet.ru рейтингы мәгълүматлары шулай ук «Интертат»ның популяр сайт булуын исбатлый. Ул Казандагы иң күп укыла торган ресурслар унлыгына керә һәм Уфадагы топ-30да», - дип яза Россия рекордлары реестры.

«Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов әйтүенчә, сайтны реестрга кертү өчен дәлилләр туплау бик күп вакыт алган. Рекордлар реестры экспертлары сайтны «тере» укучылар укуын һәм сайтның казанышлары вакытлы күренеш түгел икәнлеген исбатлауны сораган. Әмма нәтиҗәдә дәлиләр кабул ителгән һәм 17 октябрьдә рекорд теркәлгән. Диплом бүген тапшырылды.

«Бу безнең редакциянең озак вакытлар тырыш эш нәтиҗәсен теркәү. «Интертат» беренчелекне 2018 елда ук алды һәм хәзергә кадәр иң популяр татар сайты булып кала. Укучылар саны да елдан ел арта бара. Безнең коллективка, безнең укучыларга, безнең геройларга һәм «Татмедиа»га рәхмәт. Без - иң яхшылар һәм киләчәктә дә татар журналистикасы үсеше өчен эшләүне дәвам итәчәкбез!» - диде Рәмис Латыйпов.

Коллективны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады һәм иҗади уңышлар, яңа рекордлар теләде.

«Төрле титуллар, төрле казанышлар була. Әмма безнең беребездә дә, шул исәптән рус телле матбугат чараларында да татар телле аудиториядә беренче номерлы ресурс «Интертат» булуы шик тудырмый. Бу рәсми рәвештә барысы тарафыннан да таныла. Россиядә генә түгел, бөтен планетада. Без әле башлаганда кайбер медиаменеджерлар шик белдерде, татарлар Интернетта аз дигән иде. Менә нәтиҗә - татарлар укый торган халык. Рәмис Латыйповка һәм зур коллективка рәхмәт белдерәм, алар патриотлар, алар үз эшләренең осталары, яхшы һәм кызыклы итеп язалар», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

«Интертат» - беренче татар телле электрон газета. 2001 елда теркәлеп, 2002 елда эшли башлый.Оештыручысы - «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100