news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Артем Здунов Бөтенроссия авыл Сабан туе мәйданчыкларын карады

Рөстәм Миңнеханов һәм Артем Здунов Бөтенроссия авыл Сабан туе мәйданчыкларын карады
Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XII бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты. Быел бәйрәм Мордовия Республикасының Аксюн (Аксеново) авылында уза.

Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия башлыгы Артем Здунов милли ишегалларында һәм ярышлар мәйданчыкларында булды, алар билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышларын һәм традицион уеннарны карады, шулай ук Кукмара районының масштаблы экспозициясе белән дә танышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мордовиягә Сабантуйда катнашу өчен Россиянең 24 субъектыннан: Ульяновск, Оренбург, Пенза, Әстерхан, Самара, Түбән Новгород, Новосибирск, Чиләбе, Төмән, Ростов өлкәләреннән, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Бурятиядән, Пермь краеннан һәм башка төбәкләрдән рәсми делегацияләр килде. Иң күп делегация Татарстан Республикасыннан иде.

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабантуеның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. «Сабантуй – матур бәйрәм. Бүген аны илебезнең 58 төбәгендә һәм дөньяның 35 илендә бәйрәм итәләр. Мордовия башлыгы Артем Здуновка, Казаннан һәм Нурлат районыннан килгән коллегаларыбызга бу искиткеч урында бәйрәмне яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

Артем Здунов ассызыклаганча, Бөтенроссия авыл Сабантуе – Россия халыкларының мәдәни мирасы елының һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның иң мөһим вакыйгаларының берсе. «Сабантуй – бердәмлекне һәм дуслыкны символлаштыручы бик күңелле бәйрәм. Без яхшы эшләдек, бүген ял итү, спорт белән шөгыльләнү, ярышу мөмкинлеге бар. Һәм боларның барысын да без бәрәкәтле мордва җирендә эшлибез», - диде төбәк Башлыгы.

Сабантуй мәйданында концертлар, күргәзмәләр, бию флешмоблары, спортның милли төрләре буенча спартакиада оештырылды. Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе дә бар иде. Һәркем халыкларның үзенчәлекле мәдәнияте белән таныша, шулай ук милли ризыкларны татып карый ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100