news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Грозныйда такси йөртүчеләр конкурсы ачылышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Грозныйда такси йөртүчеләр конкурсы ачылышында катнашты
ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россиядә иң яхшы такси йөртүче - 2021» конкурсының федераль этабын ачу тантанасында катнашты. Ул катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов конкурс уза торган «Грозный крепосте» автодромын мактады. «Мин бу заманча автодром турында ишетеп беләм. Элеккеге автоузышчы буларак, шунда ук бәя бирдем», - диде ул. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты шулай ук такси йөртүчеләрне шәһәрдә юл хәрәкәтендә төп катнашучылар булуын әйтте. Шуңа күрә алар машинаны яхшы йөртергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыровка чакыруы һәм төбәккә килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Искәртик, Татарстаннан конкурста ярышларның төбәк этабында җиңгән Казан таксисты Луиза Бәдриева катнаша.
Сишәмбе, 17 майда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечняга эш визиты белән барды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100