news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чечняга килде

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чечняга килде
ТР Президенты матбугат хезмәте видеосыннан скриншот

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Грозный» халыкара аэропортында Татарстан Президентын Чечня башлыгы Рамзан Кадыров каршы алды, дип өстәде агентлыкның әңгәмәдәше.

Рөстәм Миңнехановны республика вәкилләре, шул исәптән «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөри.

11-13 майда Казанда Чечен Республикасы көннәре узды. Аларны ачу өчен Татарстанга Чечня мәдәният министры Айшат Кадырова – республика башлыгы Рамзан Кадыровның кызы килде. «Татар-информ» элегрәк Рамзан Кадыровның ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекнең потенциалы зур булына ышанычын белдерүе турында язган иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100