news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Данис Зариповны легенда дип атады һәм хоккейчы турында ролик күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов Данис Зариповны легенда дип атады һәм хоккейчы турында ролик күрсәтте
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген икенче тапкыр Данис Зариповка багышланган видео белән уртаклашты. Бүген Татарстан хоккее легендасы үзенең спорт карьерасына нәтиҗә ясап, хушлашу матчы үткәрә.

«Легенда!» – дип яза ролик янына республика җитәкчесе.

Кадрларда танылган татарстанлының карьерасы башланганнан алып тәмамланганга кадәрге хрониканы күрсәтелә. Роликта һәм өч тапкыр дөнья чемпионы, алты тапкыр Россия чемпионы булган, биш тапкыр Гагарин Кубогын яулаган хоккейчының тормышы турында бераз күбрәк белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, беренче видеода Миңнеханов спортчыга уңышлар теләде һәм язылучыларны «Татнефть-Арена»да уза торган хушлашу гала-матчына чакырды. Видеода Зарипов фанатларга хоккейны ярату-хөрмәте өчен рәхмәт белдерде.

КХЛ плей-оффы башланыр алдыннан, Татарстан Рәисе белән очрашуда, хоккейчы профессиональ карьерасын тәмамлау карарын аңлатты. Аның өчен «Ак Барс» белән соңгы матч уены Магнитогорск «Металлург»ы белән була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100