news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Зариповның хушлашу матчы алдыннан видео куйды: Уңышлар, Данис!

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Данис Зарипов төшерелгән видео урнаштырды һәм язылучылардан бүгенге хушлашу матчында Татарстан хоккее легендасы булган уенчыга теләктәшлек белдерүне сорады. Ролик ТР җитәкчесе телеграмм-каналында урнаштырылган.

«Данисыбызга теләктәш булыйк! Уңышлар сиңа, Данис!» - дигән ул видео янына.

Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановның һәм «Ак Барс» хоккей клубы язылучыларына мөрәҗәгать итте. Ул аларга хоккей яратулары өчен рәхмәт белдерде һәм бүген 19.00 сәгатьтә үзенең хушлашу матчына чакырды.

КХЛ плей-оффы башланыр алдыннан, Татарстан Рәисе белән очрашуда, хоккейчы профессиональ карьерасын тәмамлау карарын аңлатты. Аның өчен «Ак Барс» составында соңгы уен матчы Магнитогорск «Металлург»ы белән була.

news_right_1
news_right_2
news_bot