Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Дамир Гыйлемханов турында: Якташыбыз батырлыгын мәңге истә калдырачакбыз
Бүген РФ Герое, ефрейтор Дамир Гыйлемхановны соңгы юлга озаттылар. Дамир Гыйлемхановның туганнары, якыннары, дусларының авыр кайгысын уртаклашырга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.
"Бу сезнең кайгы гына түгел, бөтен республика, илебез кайгысы. Дамирның батырлыгы мәңге яшәр! Авыр туфраклары җиңел булсын! Урыны оҗмахта булсын!" - дип мөрәҗәгать итте.
"Украинада махсус хәрби операция дәвам итә. Безнең хәрбиләр Донбасс халкын яклый, Россия өчен куркынычсыз киләчәк булдыру буенча изге бурычын үти. Бөтен ил РФ Коралланган көчләре, Баш Командующий Владимир Путин тирәсендә тупланды. Солдат-офицерлар, шул исәптән Татарстаннан чыкканнар хәрби бурычын фидакарьләрчә башкара, Ватанга, халыкка хезмәт күрсәтеп, героизм күрсәтә, үз гомерләрен дә корбан итә», – диде Миңнеханов.
Ул 7 мартта Дамир Исламов җитәкчелегендәге танк экипажы батырларча һәлак булганын искәртте. "Күптән түгел командир Дамир Исламов белән бәхилләштек, бүген Дамир Гыйлемхановны соңгы юлга озатабыз», – дип әйтте.
"Ул ышанычлы иптәш, профессионализм үрнәге булган. Хәрби бурычын үтәгәндә батырлыгы өчен, РФ Президенты указы нигезендә, Россия Герое исеме бирелде. Бу ил өчен дә зур югалту. Бу каһарманлыкны мәңге хәтердә тотачакбыз», – дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз