news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое Дамир Гыйлемхановны соңгы юлга озаттылар

«Без якташыбыз батырлыгын мәңге истә тотачакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Герое Дамир Гыйлемхановны соңгы юлга озаттылар

Бүген Казан танк училищесында РФ Герое, ефрейтор Дамир Гыйлемханов белән бәхилләшү чарасы узды. Матәм чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов Дамир Гыйлемхановның туганнары, якыннары, дусларының авыр кайгысын уртаклашты.

"Бу сезнең кайгы гына түгел, бөтен республика, илебез кайгысы. Авыр туфраклары җиңел булсын, урыны оҗмахта булсын!" - дип мөрәҗәгать итте.

"Без якташыбыз батырлыгын мәңге истә калдырачакбыз», – диде Президент.

Дамир Гыйлемханов 1999 елның 21 сентябрендә Казанда туган. 2015 елда Казанның 42 нче мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаган. 

Мәктәптә шат күңелле, аралашучан, максатчан кеше буларак бәялиләр, үз хезмәте белән уңышка ирешкән. Мәктәпнең иҗтимагый тормышында катнашкан. 

2015 елдан 2019 елга кадәр Казан политехник көллиятендә "эчке сантехник корылмаларны, вентиляция системасын монтажлау һәм куллану" белгечлеге буенча белем алган. 

Дамир Гыйлемханов хәрби хезмәткә Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссариаты тарафыннан 2019 елның 3 июлендә алынган, аннары контракт хезмәтенә күчкән.  Ростов өлкәсендә 848339 частенда хезмәт иткән.

2022 елның 7 мартында Украинаны денафикацияләү һәм демилитаризацияләү буенча махсус хәрби операция вакытында  Т-72Б1 танкы экипажы батырлык күрсәтә. Танк командиры - өлкән лейтенант Дамир Исламов, механик-йөртүче Дамир Гыйлемханов һәм ефрейтор наводчигы Иван Цевун. Танк экипажы Луганск республикасының Северодонецк районы Золотое шәһәре янында каршы як территориясендә штурм оештырган. Танк экипажы ут ачып, дошман ягының ун кешесен юкка чыгарган. Танк үзе «коктейль Молотова» белән яндырылган. 

Танкны дошман утыннан алып, танк экипажы ялкынны сүндереп, хәрби бурыч үтәүгә керешкән. Алдагы бәрелешләрдә танк экипажы биш дошман танкының дүртесен юк итә. Алдагы һөҗүмнәрдә танк экипажы һәлак була.

РФ Президенты Указы нигезендә, Дамир Гыйлемхановка үлеменнән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән. 

Бүген ул "Курган" зиратында җирләнә. Зиратка барганда, Җиңү проспекты буенча Завойский урамында ул яшәгән йорт яныннан узачаклар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100