news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Безнең заман» финалистларын сәламләде: Иң мөһиме – хезмәт кешесе

Рөстәм Миңнеханов «Безнең заман» финалистларын сәламләде: Иң мөһиме – хезмәт кешесе
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау Гала-концерты узды. Быел анда 1,5 меңнән артык үзешчән артист - республиканың 190 предприятиесеннән һәм оешмасыннан эшче һөнәрләр вәкилләре катнашты.

Бәйрәм кичәсе фестиваль лауреатлары парады белән ачылды. Тантанада катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арина Потапова яза.

«Дәүләт өчен иң мөһиме – ул хезмәт кешесе. Без фестиваль үсешен һәм предприятие җитәкчеләренең ярдәмен күрәбез. Без система булдырдык, аның ярдәмендә фестивальгә кушылучы предприятиеләр саны арта. Ләкин производство җитәкчеләре моның белән кызыксынмаса, берни дә барып чыкмаячак. Аларга эшче коллективлар өчен тиешле шартлар тудырганга рәхмәт. Яшь хезмәткәрләрнең иҗади үсеше өчен шартлар тудырыла. Безнең илдә иҗади кешеләр, төрле учреждениеләр күп, ләкин мондый проект беркемдә дә юк. Бары бездә, Татарстанда гына», - диде ул.

Проект конкурсантлары - Татарстан предприятиеләрендә эшләүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр. Алар арасында инженер, слесарь, табиб, электрик, укытучы һәм башка һөнәр ияләре бар. Гала-концертта катнашу өчен аларга Чаллыда, Әлмәттә һәм Казанда беренче сайлап алу этапларын узарга кирәк иде.

Тантанада шулай ук Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм башкалар катнашты.

«Безнең заман» - ул яшьлек, матурлык һәм талант бәйрәме, дип билгеләп үтте «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. «Һәрвакыттагыча иҗади энергия, илһам чыганагы. Сәхнәдә матур һәм талантлы коллективлар чыгыш ясады», - диде ул.

Быел «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ командасы Гран-при иясе булды. Ул Татарстан Рәисе кубогын, фестивальнең иганәчеләреннән бүләкләр һәм 1 млн сумга сертификат алды. «Безнең заман герое» махсус призын - кубок һәм 500 мең сумга сертификатны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасына тапшырдылар. Моннан тыш, ялгыз башкаручылар һәм иҗат коллективлары бүләкләнде.

Быел шулай ук «Зирәклек һәм остазлык» дигән махсус номинация дә барлыкка килде, анда предприятие җитәкчеләре һәм район башлыклары бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100