news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: «Наше время — Безнең заман» катнашучылары - Татарстанның зур казанышы

Рөстәм Миңнеханов: «Наше время — Безнең заман» катнашучылары - Татарстанның зур казанышы
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ел саен үткәрелә торган эшче яшьләр иҗатының «Наше время — Безнең заман» XI ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау Гала-концерты катнашучыларын сәламләде. Ул фестивальдән фотоны телеграм-каналына куйды.

Татарстан җитәкчесе аларны «республиканың зур казанышы» дип атады, вакыйга талантлы һәм хезмәт сөючән яшьләрне җәлеп итүен әйтте.

«Чара Татарстанның иҗади, эш сөючән һәм талантлы яшьләрен җәлеп итә. Без моңа бик шат!» — дип яза ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot