news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Белгородка һөҗүм вакытында үлүчеләрнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов Белгородка һөҗүм вакытында үлүчеләрнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белгород шәһәренә Украина ягыннан ракета һөҗүме вакытында һәлак булучыларның гаиләсенең кайгысын уртаклашты. Бу турыда «Татар-информ»га республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Шәхсән үзем һәм Татарстан Республикасында яшәүче бар халык исеменнән мәрхүмнәрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә тизрәк сәламәтләнү телим», – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Моңа кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр ителгәнчә, Украина Кораллы көчләре Белгород шәһәре үзәгенә һөҗүм иткәндә 10 кеше һәлак булган. Алар арасында 1 бала бар. 45 кеше, шул исәптән 4 бала зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot