news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгородка һөҗүм вакытында ун кеше һәлак булган

Украина Кораллы көчләре Белгород үзәгенә һөҗүм иткән вакытта 10 кеше һәлак булган. Алар арасында бер бала бар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Teлеграм-каналында хәбәр итә.

Биредә 45 кеше яраланган, шул исәптән дүрт бала. 10 янгын чыккан, алар сүндерелгән, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Владимир Путинга Украина Кораллы көчләренең Белгородның торак кварталларына һөҗүме турында җиткергәннәр. Бу турыда РИА Новости яза.

Россия Президенты йөкләмәсе буенча Белгородка Мурашко җитәкчелегендә сәламәтлек саклау министрлыгы бригадасы, шулай ук РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төркеме зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен очты.

Моңа кадәр «Татар-информ» язганча, Украина Кораллы көчләре Белгород өлкәсенә һөҗүм иткән. Белгород үзәге, шулай ук Валуйский һәм Шебекинский шәһәр округлары утка тотылган, дип хәбәр итә губернатор Вячеслав Гладков.

news_right_1
news_right_2
news_bot