news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Җәмигъ мәчете проектлары турында: Барлык эшләр лаеклы

Бүген Казан ратушасында Җәмигъ мәчетенең эскиз проектлары халыкара конкурсы җиңүчеләре билгеле булды.

Бүген Казан ратушасында Җәмигъ мәчетенең эскиз проектлары халыкара конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моны зур вакыйга дип атады. "Барлык эшләр лаеклы, барысы да ошады", - диде.

"Җәмигъ мәчете безнең хыялларда яшәде. Исламның кабул ителүенә 1100 елның илдә зурлап билгеләп үтелүе РФ Президенты Владимир Путин ярдәме белән. Бәйрәм хөрмәтенә иң мөһим объект - Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу. Бу карар кабул ителде, һәм без аны төзеячәкбез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент катнашучыларга рәхмәтен белдерде. "Һәр эш уникаль, урыннар саны чикле инде, шикаятьләр булса -  комиссиягә. Үпкәләштән булмасын, сезнең образлар чагылышын башка объектларда кулланачакбыз. Татарстанда 1500 мәчет, кайберләрен храмнар төзелешендә кулланачакбыз. Без күргән эшләр лаеклы", - дип билгеләп үтте. 

Рөстәм Миңнеханов федераль төзелеш министры, халыкара конкурсның жюри рәисе Ирек Фәйзуллинга рәхмәтен җиткерде, аның җитәкчелегендә республикада бик күп объектлар төзелгәнен искәртте.

"Әле башкарасы эш күп. Технологик, идеологик әйберләр салынырга тиеш. Хәерле сәгатьтә булсын!" - дип теләде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100