news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа Җәмигъ мәчетенең эскиз проектлары конкурсы җиңүчеләре билгеле

Казанда яңа Җәмигъ мәчетенең эскиз проектлары конкурсы җиңүчеләре билгеле
Беренче урында ике катнашучыга бирелде, шуларның берсе - Айвар Саттаров.
Салават Камалетдинов

Казанда Җәмигъ мәчетенең эскиз проектына халыкара конкурс җиңүчеләре билгеле. Бүген аларны Ратушада игълан иттеләр. Беренче урынга ике җиңүче - Казан һәм Мәскәү вәкилләре билгеләнде. Мәскәүдән «Гинзбург Архитектс» бюросы, Казаннан архитектор Айвар Саттаров җиңүче дип табылды.

Айвар Саттаров Тубылда туган, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетын тәмамлаган. Ул «Кол Шәриф» һәм «Гадел», «Ярдәм», «Казан нуры» мәчетләренең дә архитекторы.

 Алексей Гинзбург проекты

Фото: © Салават Камалетдинов

«Гинзбург Архитекст» архитектур-реставрацион бюросы 1995 елда оештырылган. Җитәкчесе Алексей Гинзбург – архитектор Гинзбурглар династиясе вәкиле. Аның бабайсы Моисей Гинзбург – Финанс наркоматы бинасы архитекторы, ә әтисе Красная Преснада кинотеатрның архитекторы буларак билгеле. Бюро Финанс наркоматы, «Известия» газетасы, Сытин, Тюляев йорты кебек тарихи биналарны реставрацияләгән.

Айвар Саттаров проекты

Фото: © Салават Камалетдинов

Икенче урында - Төркиянең Истанбул шәһәреннән «Hassa» архитектур компаниясе һәм Мәскәүнең «Сретенские Архитектурның мастерские» оешмасы. Өченче урында - Казанның «OSTA» ҖЧҖ.

Махсус приз КДАСУ студентлары төркеменә тапшырылды, җитәкчеләре - Артем Сидоров.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры, эскиз проектына ачык халыкара конкурсның жюри рәисе Ирек Фәйзуллин катнашты. 

Тантана Сәедкамал Сөеновның Коръән аятьләре белән ачылды. 10 мең кешелек мәчеткә бәйгене "Игелек-Доброта" җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә теләктәшлек буенча Республика фонды уздырган. 

Конкурс ике этапта узган. Аңа рәсми старт 1 апрельдә билгеле булды.

8 илдән 40 тан артык претендент катнашырга гариза биргән. Икенче этапка 6 илдән 20 катнашучы узган: Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Мисыр, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан. Аларның һәркайсы эскиз проектын эшләүгә, җирлекнең топосъемкасына, территорияне сурәтләүгә бирем алган. 

Барлык тәкъдим ителгән проектларны әлеге видеодан карарга мөмкин.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентларыннан аерым проектлар тәкъдим ителгән.

Жюри эше нәтиҗәләре буенча өч финалист билгеләнде. Беренче урынга лаеклыга 2,5 млн сум, икенче урын иясенә 1 млн сум һәм өченче урын өчен 500 мең сум тапшырыла.

Һәр катнашучы Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Лина Саримова фотолары:

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100