news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефтьчеләр көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате өлкәсе эшчеләре көненә, шулай ук Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

Фото: © ТР Президенты матбугат хезмәте

Әлмәткә эш сәфәре барышында, Президент 1 сентябрьдә ачылган «Адымнар» полилингваль комплексын карады, балалар сәнгать мәктәбен ачты, Риза Фәхретдин исемендәге яңартылган бульварны һәм башка объектларны карады.

Алдарак Рөстәм Миңнеханов Татарстанның нефть-газ комплексында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган иде. Ул әлеге тармакның Татарстан икътисадының нигезе булуын, яшь белгечләрне җәлеп итү үзәге һәм башка катнаш тармаклар өчен локомотив булуын әйтте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot