news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Адымнар» мәктәбендә булды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге «Адымнар» полилингваль комплексын карады. Бу Татарстандагы шундый алтынчы мәктәп, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Белем бирү оешмасы быелның 1 сентябреннән эшли башлады. Анда 800дән күбрәк бала укый.

Республика Президенты уку классларын, спорт залларын, бассейнны һәм ашханәне карады.

Искәртеп үтик, 1 сентябрьдә узган ачылыш тантанасында Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашкан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot