news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Алабугада булды һәм торак биналарны оператив рәвештә торгызырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугада булды, анда ул зыян күргән биналарны карады, төзүчеләр белән аралашты һәм кыска вакыт эчендә торак биналарын торгызырга кушты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, Миңнеханов «Алабуга Политех» студентлары белән очрашты һәм яшьләргә түземлелек һәм патриотлык өчен рәхмәт белдерде.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Күрүемчә, сез молодецлар, сезне куркытып булмый. Әмма сез игътибарлырак булырга тиеш, сез саграк булырга тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов җыелган студентларга.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама сәнәгать кластерында булды һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Искәртик, бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Республика башлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең эше өзелмәгән. Соңгы мәгълүмат буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә 13 кеше зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot