«Язучының, галимнең үз иҗат җимешен китап итеп күрергә теләве – гадәти хәл. Сүз социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге турында бара икән, аның үз тәртибе бар. Мәсәлән, быел кулъязмалар 15 июльгә кадәр җыелган. Аның иң дөрес, туры юлы болай: авторлар нәшрият директоры исеменә гариза язып, кулъязмаларын калдырып китә. Яхшы әсәр үз юлы белән, бернинди каршылыкларсыз, киртәләрсез, шалтыратуларсыз-хатларсыз, барлык этапларны да тиешенчә үтеп, вакытында дөнья күрә. Шул тәртип кенә җитмичә, директорның үзен күреп, «Китабым тәгаен чыгамы?» – дип белешеп китүчеләр дә бар.
Кешеләр төрле холыклы. Журналда да шулай иде: «Киссәгез дә, кыскартсагыз да, нишләтсәгез дә ярый – чыксын гына», – дигән авторлар да, «Бер генә өтеренә дә тимәгез», – дип, корректураны кат-кат укый торганнары да очрый. Кайсысын әйбәт дип исәпләргә? Мин үзем битараф булмаганнарны хөрмәт итәм, иҗатына җитди караган авторлар кадерле. Бездән элгәреләр, Әмирхан Еники, китабы типография киткәч тә: «Фәләненче биттәге фәләненче юлда бер өтер артык куелган», – дип борчылып, төзәттереп йөргәнен сөйлиләр бит. Бу – профессиональлек билгесе. Шуңа күрә борчып йөрүчеләр – безнең эш процессының бер үзенчәлеге инде, ансыз булмый», – ди ул.
Рөстәм Галиуллин белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.