news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Галиуллин башкорт укучыларына «Биш икеле» хикәясенең герое кем булуын әйтте

Рөстәм Галиуллин башкорт укучыларына «Биш икеле» хикәясенең герое кем булуын әйтте
Алсу Исмәгыйлева

Уфада «Китап-бәйрәм»дә башкорт «Китап» нәшрияты корган чатырда татар язучысы Рөстәм Галиуллинның балалар өчен «Гипнозчы малай» китабы укучыларга тәкъдим ителде. 

Татар китабын башкорт теленә тәрҗемә итеп чыгаруның инициаторы булган, Башкортстан язучылар берлеген җитәкләгән Айгиз Баймөхәммәтов аңлатканча, Рөстәм Галиуллин төрки дөньяда үз урынын тапкан, исем булдырган абруйлы язучы, шуңа аның әсәрләре моңа лаек.

Галиуллин, үз чиратында, китапның башкорт балалары тарафыннан җылы кабул ителүен әйтте. Сүз уңаеннан, китап Башкортстан мәктәпләренә таратылган.

Ул әлеге китапка кергән бер хикәя героеның прототибын да ачты – ул язучы үзе икән. Аның мәктәптә бер көндә биш икеле алганы булган, шул мотив буенча «Биш икеле» хикәясен язган. Хикәяне ул 15 яшендә иҗат иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot