news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучысының китабы Башкортстан мәктәпләренә таратылган

Татар язучысының китабы Башкортстан мәктәпләренә таратылган
Рамил Гали, "Татар-информ" архивы

«Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллинның 1000 данә тираж белән чыккан «Гипнозчы малай» китабы Башкорстан мәктәпләренә таратылган, бер өлеше сатуга чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов әйтте.

Китапны башкорт теленә тәрҗемә итеп бастыру инициативасы Башкортстан Язучылар берлегеннән чыккан, берлек рәисе аны үзе тәрҗемә иткән.

«Башкорт телендә китабым чыгуы минем өчен сюрприз булды. Ул балалар өчен язылган әсәрләремнән җыелма. Шуңа күрә бу китап үземә аеруча ошый. Җылы китап ул, - диде Рөстәм Галиуллин. - Башта борчылган идем башкорт балалары ничек кабул итәр дип, әмма Айгиз атна саен миңа фотоотчетлар җибәреп барды, очрашуларда китапны тәкъдим итүләрен күрсәтте». 

 

Фото: © Рөстәм Галиуллин

«Бу китапның кадере шунда: бүгенге яшүсмерләрне тамырларыннан аерырга тырышып атака барган заманда, ул аларны тамырларына бәйли. Бик җылы, ихлас китап, күп кайтавазлар алдык», - диде Баймөхәммәтов.

Айгиз Баймөхәммәтов та, Рөстәм Галиуллин да «Гипнозчы малай» китабын бизәгән рәссам Альбина Такалованың эшен дә югары бәяләделәр. 

Әлеге китап бүген Уфада узачак «Китап-бәйрәм»дә дә тәкъдим ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100