Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Росстандарт хәләл туризм сертификациясе системасын теркәде
Яңа стандартны теркәү ислам кануннарын саклаучы мөселманнар өчен туризмны оештыруда өстәмә мөмкинлекләр ача.
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Техник җайлау һәм метрология буенча федераль агентлык Россиядә эшләп килүче хәләл туризмның ирекле сертификациясе белән бәйле кагыйдәләр стандартын теркәде. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
Проектны Россия мөфтиләр советының “Хәләл” халыкара стандартизация һәм сертификация үзәге тәкъдим итте, дип хәбәр иткән сишәмбе көнне мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Яңа стандартны теркәү ислам кануннарын саклаучы мөселманнар өчен туризмны оештыруда өстәмә мөмкинлекләр ача. Россия кунакханәләрендә хәләл стандарт проектын тормышка ашыру, Россия мөфтиләр советы кунакханәләр бизнесы вәкилләре белән берлектә, 2016 елның августында ук башланган.
“Хәләл” халыкара стандартизация һәм сертификация үзәгенең генераль директоры Айдар Газизов әйтүенчә, Россиягә килүче мөселманнар саны артканда ислам таләпләренә тәңгәл килүче шартлар кирәк. Аның сүзләренчә, Мәскәүдә һәм төбәкләрдә хәләл стандартлар буенча эшләячәк кунакханәләр саны артуга Россия мөфтиләр советы ярдәм итәчәк.
Аның аңлатуынча, хәләл кунакханәләрдә кешеләр һәм хайваннар сыны булган скульптуралар һәм рәсемнәр юк, аларның булуы шәригать кануннарына каршы килә. Бу кунакханәләр Коръәннән тәрҗемәләр, намаз уку келәмчекләре, хәләл туклану белән тәэмин ителә. Намаз укыганда белү өчен изге Кәгъба юнәлеше дә күрсәтелгән була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз