news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең энергетика үсеше стратегиясен 2 апрельдә Казанда тәкъдим итәчәкләр

Россиянең энергетика министры Сергей Цивилев Россиянең 2050 елга кадәр энергетика стратегиясе программасы турында Казанда хәбәр итәргә планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтте.

«Россиянең энергетика министры Сергей Евгеньевич Цивилев Россиянең 2050 елга энергетика стратегиясе программасы турында хәбәр итәргә планлаштыра. Аны шушы көннәрдә – 1 апрельдә расларга тиешләр, шуннан соң министр аны тәкъдим итәчәк. Бу төп чыгыш булачак», – диде Олег Коробченко.

Программаны тәкъдим итү Казанда «Энергопром» энергетика форумы пленар утырышында булачак. Ул яңа энергетика технологияләренә һәм технологик лидерлыкка багышлана. Пленар утырышта Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100