Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы «Энергопром» энергетика форумына Цивилев һәм Алиханов киләчәк
Россиянең энергетика министры Сергей Цивилев һәм Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов Казанга киләчәк. Алар 2 – 4 апрельдә «Казан Экспо»да узачак «Энергопром» Казан энергетика форумында катнаша. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтте.
«Форумның төп көне – 2 апрель. Форумны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең энергетика министры Сергей Цивилев, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов катнашында ачу планлаштырыла», – диде Коробченко.
Форумда БДБ илләреннән, шул исәптән Белоруссиядән, Үзбәкстаннан, Казахстаннан һәм Таҗикстаннан сигез энергетика министры килер дип көтелә. Мәртәбәле кунаклар арасында БДБ башкарма комитетының генераль сәркатибе урынбасары Денис Трефилов та бар.
Форум көннәрендә «Казан Экспо»да KazanEnergyExpo махсуслаштырылган энергетика күргәзмәсе узачак, анда Татарстаннан 40 оешма, шулай ук Россиянең 17 төбәгеннән 36 компания катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз