news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең беренче эшмәкәре "Татар яшьләре көннәре" делегатларына үз киңәшләрен бирде

"Мин һәрвакыт халык өчен эшләдем, кешеләр белән уртак тел таба белегез", - диде Асия Мөлекова.

(Ульяновск, 27 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). "Татар яшьләре көннәре" делегатлары Россиянең беренче эшмәкәре Асия Мөлекова белән очрашты.

Делегатларны Асия ханым белән Ульяновск өлкәсенең татар милли автономиясе рәисе Рәмис Сафин таныштырды. Ул яшьләр белән эшмәкәрлек турында сөйләшү Ульяновск мәдәни үзәгендә булуын, эшмәкәрлеккә нигез салучы Акчуриннар булуын аңлатты.

"Акчуриннар Россиядәге эшмәкәрлеккә нигез салучылар булып санала. Алар Россия патшалыгын шинельләр белән иң зур күләмдә тәэмин итүче байлар була. Бүген дә алар яшәгән йортлар сакланып калган. Акчуриннарның эшен дәвам итүчеләр безнең өлкәдә шактый. Мәсәлән, Ульяновск өлкәсенең атказанган сәнгать эшлеклесе Асия Мөлекова шундыйлардан. Ул - башкаларга юл күрсәтүче", - диде Рәмис Сафин.

Асия Мөлекова Татарстанның Кукмара районында туып үсә. Уку йортын тәмамлагач, Ульяновскка юллама ала. Ул Ульяновскта беренче татар клублары, "Ак калфак", "Туган тел" оешмалар ача.
"Мин үземне беренче Россия эшмәкәре дип түгел, беренче татар эшмәкәре дип тә уйламый идем. Ульяновскка тормыш иптәшем белән уку йортын тәмамлагач юллама белән килеп эләктек. Беренче кафе ачтык. Без ул вакытта ук зур акчалар ала башладык, әмма минем максатым акча эшләү түгел, ә халыкка хезмәт иде. Беренче кунакларны бушлай ашаттык. Халык белән уртак тел табарга кирәк", - диде беренче Россия эшмәкәре Асия Мөлекова.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы уза. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 150 делегат катнаша. Делегатлар "Борис Полевой" теплоходында Ульяновск, Самара, Тольяти, Зөя һәм Болгар шһәрләренә сәяхәт итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100