news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә җиңел автомобильләр сату бер ай эчендә өч тапкырга диярлек арткан

Россиядә җиңел автомобильләр сату бер ай эчендә өч тапкырга диярлек арткан
Фото: «Татар-информ» архивы

Июль аенда җиңел автомобильләргә ихтыяҗ узган ел белән чагыштырганда 2,7 тапкырга арткан. Гомумән алганда, Россиядә 30 көн эчендә 95,7 мең яңа машина сатылган, дип хәбәр итә ТАСС «Автостат» аналитик агентлыгы мәгълүматларына сылтама белән.

Соңгы җиде ай эчендә россиялеләр 497,2 мең яңа җиңел автомобиль сатып алган, бу шулай ук 2022 елның шул ук чорында сату күләменнән 28,2 процентка артык.

Еш кына өстенлек «Автоваз» машиналарына бирелә. Быел гыйнварьдан июль аена кадәр автомобиль төзү компаниясенең сатулары 94 процентка үсеш алган. Шулай ук соңгы айда Lada автомобильләрен сату 2,6 тапкыр артты. Россиялеләр бу брендның 27,4 мең машинасын сатып алган.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин ил җитештерүчесенә басым ясау кирәклеге турында белдергән иде. Шунлыктан ул түрәләр өчен чит ил машиналарын дәүләт сатып алуын туктатырга һәм аларны Россия автомобильләренә күчеп утырырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100