news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россия түрәләре үзебезнең автомобильләргә күчеп утырырга тиеш

Путин: Россия түрәләре үзебезнең автомобильләргә күчеп утырырга тиеш

Россия түрәләре өчен чит ил машиналарын сатып алуны туктатырга кирәк. Бу хакта сәнәгать үсешенә багышланган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, барлык дәүләт хезмәткәрләре бары тик үзебездә җитештерелгән автомобильләрдә генә утырып йөрергә тиеш.

«Министрлыклар, ведомстволар, эшләр идарәсе сатып алуларны дәвам итәргә һәм, асылда, чит илләр җитештергән автомобильләргә басым ясарга, мондый тәҗрибәне дәвам итәргә дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Мин моның булуы мөмкин түгеллеген әйттем», – диде ул. Бу хакта ТАСС яза.

Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, «кайдадыр тыйнаграк булу»да бернинди куркыныч та юк. Ул ачыклаганча, чит илдән авто кертүдән тулысынча баш тартуга чакырмый, әмма үз продукциябезгә басым ясалырга тиеш.

«Импорт та кирәк, без аннан баш тарта алмыйбыз һәм баш тартырга тиеш түгел, әгәр без аларны үзебез кулланабыз икән, ниндидер база әйберләре булырга тиеш, үзебезнең ил җитештерүчеләренә йөз тотабыз», – диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100