Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә яшәүчеләргә чит илгә барырга рөхсәт ителде
Март ахырында Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында Россия үзенең чикләрен тулысынча япты.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Россия гражданнары туганнарын тәрбияләү, дәвалану, эшләү һәм уку өчен чит илгә бара алачак. Бу турыда Коронавируска каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Россия Премьер-министры сүзләренчә, чит ил кешеләре дә Россиягә медицина максатлары белән керү мөмкинлеге алачак. Хөкүмәтнең тиешле боерыкларына имза куелды, диде Михаил Мишустин.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid-19 яңа коронавирус пандемиясе турында игълан иткәч, март ахырында Россия чикләрен тулысынча япкан иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 15 июльдән Россиядән чит илләргә авиарейслар ачылу ихтималы турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз