news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә соңгы кыска эш атнасы башланды

Татарстанда 31 декабрь ял көне дип игълан ителгән иде.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Рөссиядә узып баручы елның соңгы кыска эш атнасы башланды. Аның дәвамлылыгы төбәкләрнең 31 декабрьне ял көне дип игълан итүгә бәйле булачак.

Элегрәк Дәүләт Советы һәм Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверовның быел 31 декабрьне ял көне итү тәкъдимен хуплады.

Дәүләт башлыгы мондый карарны федераль дәрәҗәдә кыска вакыт эчендә кабул итәргә ярамавын билгеләп үтте һәм төбәкләргә үзләренә тиешле карар кабул итәргә тәкъдим итте.

Әгәр конкрет төбәк хакимиятләре 31 декабрьне эш көне итеп калдырырга карар кылса, эш көне бер сәгатькә кыскара.

Искәртеп үтик, Татарстанда 31 декабрь ял көне дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot