news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә сайлауга килүчеләр саны 60 проценттан артып киткән

Сайлачуыларның 72,92 проценты Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплап тавыш биргән.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә уртача килү 60 проценттан артып киткән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе белешмәсе буенча, сайлаучыларның 72,92 проценты Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплап тавыш биргән. Бу сан бюллетеньнәрнең 0,79 проценты эшкәртелгәннән соң чыгарылган. Катнашучыларның 25,84 проценты каршы тавыш биргән», диелә РИА Новости хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, бүген Россиядә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча бердәм тавыш бирү көне.

Татарстан Республикасында да сайлаулар актив бара. «Көндезге сәгать унга сайлауга килүчеләр саны 2 млн 107 мең 684 кеше булды, бу сайлаучыларның 71,58 процентын тәшкил итә», — дип белдерде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Районнарда да эш актив бара. Мәсәлән, көндезге унике сәгатькә Мөслим халкының 87 проценты тавыш бирергә өлгергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot