news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көндезге унике сәгатькә Мөслим халкының 87 проценты тавыш биргән

Көндезге 12.00 сәгатькә, алдан тавыш бирүчеләрне дә кертеп, 13 мең 871 кеше гражданлык бурычын үтәргә өлгергән.

Көндезге унике сәгатькә Мөслим халкының 87 проценты тавыш биргән
muslumirc.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Мөслим»). Көндезге 12.00 сәгатькә Мөслим халкының 87 проценты Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш биргән. Бу хакта район газетасы яза.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә 15 мең 868 райондашыбыз катнашырга тиеш. Тавыш бирүнең төп көненә кадәр сайлаучыларның 81 проценты алдан тавыш бирергә өлгергән.

Шул сәбәпле көн дәвамында участокларда чиратлар күзәтелмәде. Көндезге 12.00 сәгатькә, алдан тавыш бирүчеләрне дә кертеп, 13 мең 871 райондашыбыз гражданлык бурычын үтәргә өлгергән иде.

Район халкы илебезнең төп законына төзәтмәләр кертүгә битараф түгел. Өлкәннәр дә яшьләр дә тавыш бирүдә активлык күрсәтә.  Алдан тавыш бирүдә һәм тавыш бирүнең төп көнендә район буенча 30 участок сайлау комиссиясендә 170 райондашыбыз эшли. Сайлау участокларында төрле сәяси партияләрдән һәм иҗтимагый палатадан күзәтүчеләр эшли, диелә бу хәбәрдә.

Тавыш бирү вакытында Роспотребнадзорның санитар иминлекне тәэмин итү буенча җиткерелгән таләпләрен үтәүгә зур игътибар бирелә. Сайлау участоклары бүген кичке 8.00 сәгатькә кадәр эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100