Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә коронавирустан бер көн эчендә 808 кеше үлгән
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 йоктыруның 50 очрагы ачыкланган.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Россиядә Covid-19 дан үлүчеләр саны буенча яңа антирекорд куелган. Бер көн эчендә 808 кеше үлгән. Пандемия башланганнан бирле бу иң зур сан, дип хәбәр итә яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб.
Пандемия вакытында үлүчеләрнең гомуми саны — 168 049. Иң күп үлем очраклары Мәскәүдә (56), Санкт-Петербургта (48), Краснодар краенда (32), Пермь (29) һәм Ростов (28) өлкәләрендә теркәлгән.
Узган тәүлектә Россиядә 21 932 яңа коронавирус очрагы ачыкланган, бу алдагы көнгә караганда 1,67% ка күбрәк. Барлыгы 20 195 кеше терелгән.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин россиялеләрне коронавирустан вакцина ясатырга чакыра. 30 июньдә туры эфир вакытында Президент инде яз көне үк «Спутник V» вакцинасын ясатуын әйтте.
Элегрәк «Татар-информ» соңгы тәүлектә Covid-19 йоктыруның 50 очрагы турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз